Татарстанлыларга 55 738 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

2021 елның 30 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 20 114 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 391 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,99 % тәшкил итә. 

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 55 738 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 6 447 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,36 кеше тәшкил итә. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 585 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 16 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International