Бүген Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә профилактик чара узды.
Күп кенә яшь хезмәт алучыларның велосипедлары бар икән, тик кагыйдә бозмыйча, дөрес итеп ничек йөрергә кирәклеге турында бөтенесе дә белми. Тәрбияче Ирина Храмутичева балаларның белемнәрен киңәйтергә тырышты. Ул балаларга нинди юл йөрү кагыйдәләре булуын һәм аларны үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Аннан соң тәрбияләнүчеләр үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын практикада күрсәттеләр. Чара бик мавыктыргыч үтте.