Министрлык алимент түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Бөгелмә районының ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне үткәрде. Чара Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлек кысаларында үткәрелде.

Гаиләләрнең әлеге чарада катнашуы муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты белән берлектә тәэмин ителде. Кабул итү барышында алиментларны түләтү мәсьәләсен хәл итү өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең дә, кызыксынган ведомстволарның да алга таба гамәлләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International