«Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә яңа проект гамәлгә ашырыла

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Виртуаль дөньяга тәрәзә» проекты «Татнефть» ГАҖ грантлары конкурсында җиңде. Проект кысаларында чараларны социаль педагог Илсинә Нуриева гамәлгә ашыра башлады.

Грант акчасына проектор һәм ноутбук сатып алынган, шулай ук мобиль планетарий өчен махсус җиһазлар әзерләү турында килешү төзелгән. Балалар белән эшләүнең яңа формасы буларак виртуаль экскурсияләр үткәрү кечкенә социаль хезмәт алучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга, аларга яңа тәэсирләр бүләк итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International