«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында республиканың сигез шәһәр һәм районында Татарстанның сигез социаль учреждениесе базасында быел менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге бүлекләр ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.
«1 июньнән 18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге бүлек Казанда «Сила в детях» оешмасы базасында ачылды. 18 яшьтән соң, кешеләр мәктәпне яки училищены тәмамлагач, алар өйдә кала һәм үз-үзләрен тормышка ашыра, эш таба алмый. Яшьләр өйдән чыгып, социальләшсен өчен, республиканың сигез районында урнашкан сигез учреждение базасында мондый бүлекләр ачабыз – Казанда, Мамадышта, Сарман, Зәй, Чистай, Алабуга районнарында, Яр Чаллыда һәм Баулыда», – диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, бу мәгълүматны яшьләрнең ата-аналарына җиткерү бик мөһим. Эш шунда, күп кенә ата-аналар зур балаларын социаль оешмаларга җибәрүдән курка яки ояла.
«Яшь кешеләр өчен бу социальләшү, ә аларның әти-әниләре өчен – бераз ял итү мөмкинлеге. Бу бүлекләр атнага биш көн, көнгә дүрт сәгать эшли. Менталь тайпылышлары булган кешеләр анда балалар бакчасына кебек килә ала, алар белән белгечләр шөгыльләнә. Яшьләр дүрт стена эчендә бикләнеп утырмый, алар аралашу һәм файдалы күнекмәләр ала», – дип билгеләп үтте Юлия Абдреева.
Министр урынбасары илкүләм проект кысаларында булдырылган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы инде нәтиҗәләр бирә, дип өстәде. Казанда көндезге бүлек ачылганнан соң, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең туганнары социаль учреждение белгечләренең эш нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр. Алар мондый үзәкләрне бөтен республика буенча ачарга кирәк, дип саный.