Арчаның тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен спорт бәйрәме уздырылды

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Казан шәһәрендә узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хәрәкәтләр салават күпере» дигән спорт бәйрәме узды. Үзәк стадионда узган чараны тәрбиячеләр Инна Нурмиева һәм Алия Сабирова үткәрде.

Балалар әти-әниләре һәм тәрбиячеләр белән бергә велосипедларда, самокатларда, роликларда йөрделәр, озынлыкка сикерү буенча көчләрен сынадылар, сәламәт яшьтәшләре белән футбол һәм пионербол уйнадылар. Бәйрәм һәркем яраткан «Үрдәкләр һәм аучылар» дигән хәрәкәтчән уен белән тәмамланды.

Мондый чаралар балаларның Олимпиада турында белемнәрен киңәйтә, сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирә һәм физик активлыкка ихтыяҗ тәрбияли. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәламәт яшьтәшләре мохитенә интеграциясе бара, хәрәкәт итү күнекмәләре үсә һәм камилләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International