«Тылсым» үзәге «Демография» милли проекты чараларын уңышлы тормышка ашыра

2021 елның 6 июле, сишәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла. 2021 елда чаралар белән инде 578 кеше колачланган.

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 365 кеше өйдә социаль хезмәтләр ала. Яше яки сәламәтлеге буенча аларның 106сына озак вакыт карау системасы буенча хезмәт күрсәтелә.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча агымдагы елның 6 аенда 34 социаль хезмәткәр һәм 4 авыр авыр хәлдәге гражданнарның туганнары белем алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International