Бүген Тәтеш районы социаль яклау бүлегендә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм көне оештырылды.
Гражданнарны суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм социаль яклау бүлеге белгечләре кабул итте. Ярдәм сорап ике хатын-кыз мөрәҗәгать итте, алар хәзерге вакытта балигъ булмаган балаларын карау өчен алимент алмыйлар. Аларга килеп туган хәлдән чыгу буенча тиешле консультация күрсәтелде.
Чираттагы гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне 3 августта узачак.