6 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен иҗади чара үткәрелде.
Чара башында көндезге бүлектә тернәкләнүчеләр мандаланың нәрсә икәнен белделәр. Мандалотерапия кешегә үзенә сәяхәт кылырга, үзенең эчке дөньясын, үз уникальлеген һәм билгеләнешен аңларга ярдәм итә. Аннары, бөтен игътибарларын үз фикерләренә юнәлтеп, социаль хезмәтләр алучылар эшкә кереште.
Чарада сигез кеше катнашты. Дәрестән соң алар кәефнең яхшыруын һәм рәхәт арыганлык хисен билгеләп үттеләр.