Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Министрлыкның Республика ресурс үзәге тармак хезмәткәрләре өчен террорчылыкка каршы эшчәнлек өлкәсендә даими рәвештә квалификация күтәрү буенча укыту программаларын тормышка ашыра.
Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәрес уздырылды. Чарада социаль хезмәт алучы гаиләләр катнашты.
Якшәмбе, 20 июнь көнне, Урицкий исемендәге паркта Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды. Чарада Казаннан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 300 дән артык кеше катнашты.
Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй узды, анда шулай ук Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән яшь волонтерлар да катнашты.
18 июнь көнне Буа дәүләт драма театрында социаль хезмәткәрләр өчен тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйлә Камалова һәм җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова котладылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
19 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Юлия Лесагина тәрбияләнүчеләр белән «Җавапсызлыктан җинаятькә бер адым» дигән дискуссия үткәрде.
Һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин һөнәр сайлыйм» дип исемләнгән журналистлар конкурсы узды. Чараның максаты – журналист эшчәнлеге һәм һөнәр вәкилләренең компетенцияләре белән танышу.
18 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Камалова белән очрашуы булды. Чара экологик өлкәдә гражданлык активлыгын, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.