«Кайгырту» приютында «Җавапсызлыктан җинаятькә бер адым» дигән дискуссия уздырылды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

19 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Юлия Лесагина тәрбияләнүчеләр белән «Җавапсызлыктан җинаятькә бер адым» дигән дискуссия үткәрде.

Тәрбияче балаларга балигъ булмаганнарга карата җинаять һәм административ законнарның кайбер аспектлары турында сөйләде, үсмерләрне хөкем ителүчеләр эскәмиясенә китерә алырлык шаянлыклар мисаллары китерде. Шулай ук тәрбияләнүчеләр балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә профилактик учетта торуның яшүсмерләр тормышында ничек чагылыш табуын белделәр.

Дискуссия барышында балалар хокук бозу һәм җинаять арасында нинди уртак нәрсәләр бар икәне, яшүсмерләр җавапсызлыгы нинди була һәм нинди хокук бозулар һәм җинаятьләргә китерүе турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International