ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Республиканың ике шәхси эшмәкәре хезмәт хакы буенча бурычларын түләде.
Шулай итеп, Нурлат муниципаль районында шәхси эшмәкәр Садыков Ф. Т. өч хезмәткәр алдындагы гомуми 36,3 мең сумлык бурычын түләде.
Яңа Чишмә районында шәхси эшмәкәр Әхмәтҗанов Ф. З. ике хезмәткәргә 44,5 мең сум түләде.