18 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Камалова белән очрашуы булды. Чара экологик өлкәдә гражданлык активлыгын, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Үзәктә тернәкләнүчеләр 2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» девизы астында узганын белделәр. Лилия Камалова аларга глобаль проблема турында сөйләде, аны хәл итү һәр кешенең тырышлыгын таләп итә. Социаль хезмәт алучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләрен, кулланучының тиешле һәм сыйфатсыз товарны алмашуга, кире кайтаруга булган хокукының аңлаттылар.
Чарада 13 кеше катнашты. Алар барысы да мәгълүмати буклетлар һәм брошюралар алдылар.