18 июнь көнне Буа дәүләт драма театрында социаль хезмәткәрләр өчен тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйлә Камалова һәм җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова котладылар.
Социаль хезмәткәрләргә бу көнне ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Шулай ук аларга мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Социаль тармак ветераннарын рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Театр артистлары социаль хезмәткәрләр өчен «Шобага» («Жребий») дигән спектакль әзерләделәр.