Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында Сабантуй гөрләде

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

29 июнь көнне Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Сабантуй үткәрелде. Чараны спортчылар, төрле фестиваль һәм конкурс лауреатлары һәм җиңүчеләре ачты. Аннары бәйрәм кунакларын учреждениедә тәрбияләнүчеләр әзерләгән зур булмаган тамаша көтте. 

Сабантуйда барлык теләүчеләр дә тәрбиячеләр күзәтүе астында әлеге бәйрәм өчен традицион уеннарда катнаша алдылар. Балалар вакытны күңелле итеп үткәреп кенә калмадылар, ә татар халкының гореф-гадәтләре белән дә таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International