2020 елның апрелендә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру башланды. Проект Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан үткәрелә торган инновацион социаль проектлар конкурсында катнашу нәтиҗәсендә грант ярдәме алды.
Грант акчасына тернәкләндерү җиһазлары һәм альтернатив коммуникация чаралары сатып алынды, шәхси коммуникатив альбомнар булдырылды. Проектның максатчан төркеменә үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче 29 гаилә керде.
Проект кысаларында агымдагы елның 15-25 июнь көннәрендә «Шатлык» комплекслы үзәгенең өч белгече «Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар белән эшләү формалары һәм методлары» дигән өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары узды. Программа читтән торып һәм көндезге уку формасын үз эченә алган иде. Көндезге уку Санкт-Петербургта узды. Дүрт көн дәвамында белгечләр чит ил һәм Россия инклюзив белем бирү тәҗрибәсе белән таныштылар. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән коррекцияләү чараларын уздыру барышында үзара хезмәттәшлек темасы да кузгатылды.
Психология фәннәре кандидаты Екатерина Евгеньевна Белан шундый балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук белгечләрне үз китабы белән таныштырды.
Уку барышында белгечләр үзләренең һөнәри эшчәнлекләрендә куллана ала торган кирәкле белемнәр алдылар. Уңышлы аттестациядән соң белгечләргә квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.