«Өмет» үзәгендә «Парк ретриты» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

«Парк ретриты» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Парк җәй көне» дигән дәрес үткәрделәр. Бу эш яшүсмернең шәхесен аның табигать белән аралашуы аша гармонияләштерүгә юнәлтелгән. 

Сәяхәт вакытында балалар парк объектларын карадылар, табигатьне фотога төшерделәр, парк яшәүчеләре белән таныштылар, үрдәкләрне ашаттылар. Шулай ук пикник оештырылды. 

Саф һавада йөрү вакытында балалар күзәтүчәнлекләрен үстерделәр, аларның кәефләре яхшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International