Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яңа туган балаларны карау өчен кирәк-яракларны бушлай алып тору пункты эшли. Пункт комплекслы үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе составына керә.
Фонд акчасына сатып алынган коляска, балалар караваты, ходункилар, ашату өчен өстәлләр аларга мохтаҗ булган яшь әниләргә, проектта катнашучыларга вакытлыча файдалану өчен бирелә.
Проектны тормышка ашыру барышында яңа туган балалары булган 12 хатын-кыз кирәкле әйберләр алды. Шулай итеп, республиканың Биектау районында бала туганнан алып аңа ярдәм күрсәтү һәм яшь әниләрне бераз бәхетлерәк итү мөмкинлеге барлыкка килде.