Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Колобок» әкияте сәхнәләштерелде. Чараны тәрбияче Венера Гомбәрова оештырды.
Тәрбияләнүчеләрнең иҗади аралашуы өчен мохит булдыру максатыннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында асфальтта рәсем ясау буенча дәрес узды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү кабинеты мөмкинлекләрен киңәйтәләр. Ул «Профи Х» өстәл уены һәм «Мультипсихометр» аппарат-программа психиагностика комплексы белән җиһазландырылган инде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Инфекцияләр белән көрәшү һәм профилактика максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен бүлмәләрне дезинфекциялиләр. Профилактик чараларның максаты – инфекциянең читтән үтеп керүен һәм авыру таралуны кисәтү.
Авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 16 нчы июль көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы 28 кеше «FIT 5 – Яхшы физик форма» дигән Махсус Олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылган волейбол буенча спорт уенында катнаштылар.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү кысаларында 16 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова җәйге лагерьда «Аңлауга ориентир» курсы кысаларында профилактик дәрес үткәрде. Үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән бу чарада биш бала катнашты.
Көн саен көндезге бүлектә социаль хезмәт алучыларга, аларның коммуникатив потенциалын арттыру максатыннан, хезмәтләр күрсәтәләр. Чаралар комплексы социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек адаптация буенча чараларны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.