ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары планын үтәү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, волонтерлар һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә, татар шагыйрьләренең иҗатына багышланган әдәби очрашулар үткәрделәр.

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» РИО белән берлектә, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә, «Күп балалы Россия» Бөтенроссия форумы үткәрә.

Юл билгеләре буенча белемнәрне ныгыту һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзаллауны киңәйтү максатыннан 18 июль көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова «Без – җәяүлеләр» эстафетасын үткәрде.

Шушы көннәрдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре балаларны «Спарта» спорт-күңел ачу клубына экскурсиягә чакырдылар. Оештыручылар белән бергә аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар ипподромда булдылар.

2021 елда 20 июль эшләми торган бәйрәм көн булачак. 19 июльдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.


16
июль, 2021 ел
җомга

Бүген республиканың Балтач районында Урта Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Марфа Кузьминична Мамыкованы хөрмәтләделәр. Аңа 90 яшь тулды.

13 июль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе эш бирүчеләре белән күчмә семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар эшендә 25 эш бирүче вәкилләре катнашты.

16 июльдә «Волга» экспертлар клубының чираттагы утырышы узачак. Бүгенге дискуссиянең темасы – «Пандемия чорында хезмәт базары: чикләүләр белән эшләү һәм ярдәм итү чаралары». Башлана 14.00 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы Президентының «2021 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы 2021 елның 10 февралендәге ПУ-115 номерлы Указы нигезендә 20 июльКорбан бәйрәм – эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Ирина Мөслимова һәм тәрбияче Венера Гомбәрова камыр әвәләү буенча дәрес үткәрделәр. Иҗади чара вакытында социаль хезмәт алучылар тозлы камырдан фигуралар ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International