Авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 16 нчы июль көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде. «Булачак әнинең психогигиенасы күнекмәләрен формалаштыру» дигән чара «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча оештырылды.
Дәрестә катнашучылар Джекобсон буенча релаксация алымнарын өйрәнделәр, психологик иминлекне саклауга юнәлдерелгән методлар белән таныштылар, уңай фикерләргә өйрәнделәр, балага уңай кичерешләрне трансляцияләделәр, матур әкият сюжетларын тыңладылар һәм күз алдына китерделәр. Чара йөкле хатын-кызларга психологик яктан ярдәм итәргә, аларда үз-үзеңне җайга салу һәм толерантлык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итте.