Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр үзләрен актерлар итеп хис иттеләр

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Колобок» әкияте сәхнәләштерелде. Чараны тәрбияче Венера Гомбәрова оештырды.

Социаль хезмәт алучылар бик теләп рольләрне бүлештеләр, геройларның костюмнарын киделәр, персонажларның интонациясен һәм характерларын җиткерергә өйрәнделәр. Мондый сәхнәләштерүдә катнашу өлкәннәрнең иҗади фикерләвен һәм карашын үстерә. Шулай ук әкиятләр белән эшләү халык иҗаты белән кызыксынуны арттыра һәм интернат-йортта яшәүчеләрнең эмоциональ халәтен яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International