Тәрбияләнүчеләрнең иҗади аралашуы өчен мохит булдыру максатыннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында асфальтта рәсем ясау буенча дәрес узды.
Башлангыч әңгәмә барышында балалар эшнең барышы турында фикер алыштылар һәм үз рәсемнәрен бердәм картинага берләштерергә булдылар. Һәр аерым рәсемне алар тырышып ясадылар һәм асфальтта алдан уйланылган тарихны сурәтләделәр. Иҗади эш күңелле музыка астында барды.
Чара ахырында балалар иҗат белән шөгыльләнүдән алган хис-кичерешләре һәм киләсе мондый чаралар өчен идеяләр белән уртаклаштылар.