Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы 28 кеше «FIT 5 – Яхшы физик форма» дигән Махсус Олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылган волейбол буенча спорт уенында катнаштылар.
Физик культура буенча инструктор Ольга Тугаева балаларга уен кагыйдәләре турында сөйләде, дөрес итеп туп бирергә һәм кабул итәргә өйрәтте. Разминка урынына хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Аннан соң балалар ике командага бүленеп, туп бирү алымнарын кабатладылар һәм дустанә уен үткәрделәр.
Волейбол, гомуми физик үсештән тыш, игътибарлылык, җитезлек, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта, нерв системасына уңай тәэсир итә, шулай ук күтәренке кәеф бирә.