Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү кабинеты мөмкинлекләрен киңәйтәләр. Ул «Профи Х» өстәл уены һәм «Мультипсихометр» аппарат-программа психиагностика комплексы белән җиһазландырылган инде, алар яшүсмерләрдә һөнәр сайлау белән кызыксыну уята, һөнәри уңышка ирешү өчен үз стратегиясен эшләргә ярдәм итә, киләчәк хезмәт эшчәнлеге өчен кирәкле компетенцияләрне формалаштыра.
Хәзер кабинетта популяр һөнәрләрнең атрибутикасы һәм костюмнар да бар. Яшүсмерләргә иң популяр заманча һөнәрләр турында тулырак белергә генә түгел, ә үз көчләрен практикада сынап карарга да тәкъдим итәләр. Мондый дәресләр социаль хезмәт алучыларга үзләренә нинди һөнәрләр ошаганын, нинди сәләтләре һәм күнекмәләре барлыгын аңларга ярдәм итә.
Тернәкләндерү узучы яшүсмерләр 8-10 һөнәри юнәлештәге дәресләрдән торган курсларга йөриләр. Һөнәрләр дөньясына чуму аларны тормыштагы мөһим сайлауга әзерли.