«Шатлык» үзәгенең көндезге бүлегендә социаль-тирәлек адаптация буенча дәресләр үткәрәләр

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Көн саен көндезге бүлектә социаль хезмәт алучыларга, аларның коммуникатив потенциалын арттыру максатыннан, хезмәтләр күрсәтәләр. Чаралар комплексы социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек адаптация буенча чараларны үз эченә ала. Гражданнар аралашу күнекмәләрен, төрле мөнәсәбәтләр төзи белүне үстерә, шулай ук өйдә дә, аннан читтә дә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм шәхси саклану күнекмәләрен өйрәнә.

16 июль көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль-тирәлек адаптациясе буенча чираттагы дәрес үткәрелде. Киңлектә ориентлашу кешене социальләштерүнең состав өлеше булып тора, аерым алганда, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешене. Шул очракта гына кеше бер пункттан икенчесенә уңышлы барып җитә ала.

Дәрестә социаль хезмәт алучылар «Google Карты» һәм «Яндекс Карты» мобиль кушымталары белән таныштылар, кирәкле объектка юл эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү кагыйдәләрен белделәр. Шулай ук һәр катнашучыга карта буенча комплекслы үзәк бинасында билгеләнгән пунктны табарга бирем бирелде. Мондый уеннар киңлектә ориентлашырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International