Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү кысаларында 16 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова җәйге лагерьда «Аңлауга ориентир» курсы кысаларында профилактик дәрес үткәрде. Үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән бу чарада биш бала катнашты.
«Танышу», «Гадәти булмаган ысул белән исәнләшергә», «Җилдәге чыбык», «Пычаклар һәм май», «Сиам игезәкләре» күнегүләрен үтәп, балалар яшьтәшләренә яңача карарга, бер-берсен ничек бар, шулай кабул итәргә, авыр хәлдә ярдәмгә килергә өйрәнделәр. Һәр катнашучы киләчәктә дә конфликтсыз аралашу ысулларын куллансын өчен психолог барысына да «Минем тирәмдә тынычлык, миндә тынычлык» дигән белешмәлек таратты.