Инфекцияләр белән көрәшү һәм профилактика максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен бүлмәләрне дезинфекциялиләр. Профилактик чараларның максаты – инфекциянең читтән үтеп керүен һәм авыру таралуны кисәтү.
Дезинфекция үткәргән вакытта интернат-йорт хезмәткәрләре барлык саклык чараларын һәм биналарны җыештырганда хезмәтне саклау буенча инструкцияләрне үтиләр. Дезинфекция шәхси гигиена чараларын, кулларны сабын белән еш юу һәм аларны тире антисептиклары белән эшкәртүне, ашханә һәм кухня савыт-саба дезинфекциясен, һаваны җилләтү һәм зарарсызландыру, социаль хезмәтләр алучылар өчен билгеләнгән бүлмәләрдә дымлы җыештыру эшләрен үз эченә ала.