Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ишетү һәм күрү сәләте бозылган гражданнар хокукларын яклау буенча түгәрәк өстәлдә катнашты. Чарада Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте президенты Станислав Иванов, «РТЮ» ААҖ генераль директорының өлкән киңәшчесе – идарәсе рәисе Максим Топилин, шулай ук Казан һәм Татарстан Республикасы отельләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кояшлы көн – алма спасы» дигән чара узды. Чара утырыш формасында үткәрелде.
19 август көнне «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» Махсус Олимпиадасы программасы буенча чираттагы дәрес үткәрелде. Көндәлек күнегүләр комплексына гимнастика таякчыгы һәм туп белән күнегүләр керә. Саф һавадагы дәресләргә җылы җәйге һава торышы да ярдәм итә. Балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә иртәнге күнегүләрдә бик теләп катнашалар.
Караучысызлыкны кисәтү программасы кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән «Заманча яшьләр хәрәкәтләренә хокукый бәя бирү» темасына әңгәмә үткәрде.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту максаты белән 18 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Зверева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Ут белән уйнарга ярамый, без моны истә тотарга тиеш» дигән дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Балачак унъеллыгы» дигән чаралар планын үтәү кысаларында, шулай ук «Өмет нуры» клубы кысаларында «Мәктәпкә әзер» дигән интеллектуаль викторина уздырганнар.
2021 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль приютларда тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Робинзон» слеты узачак.
Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планын үтәү йөзеннән Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Объективта җәй» дигән уен уздырганнар.
2021 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомство карамагындагы психоневрологик интернатларында социаль хезмәт алучылар арасында «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале үткәрә. Конкурс-фестиваль Яңа Чүриле психоневрология интернатында узачак.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч йөкле әниләр белән «Тыныч әни – бәхетле бала» дигән темага дәрес уздырганнар. Чара аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм «Бишек» гаилә институтын ныгыту буенча программаны тормышка ашыру кысаларында оештырылды.