Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында алма спасын уздырганнар

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кояшлы көн – алма спасы» дигән чара узды. Чара утырыш формасында үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар бәйрәмнең тарихы һәм аны бәйрәм итү белән бәйле гореф-гадәтләр турында белделәр. Өлкән кешеләр алманың нинди сортлары булуы һәм аларның нинди витаминнар белән бай булуы турында мәгълүмат алдылар. Моннан тыш, интернат-йорт карамагындагылар танып-белү викторинасында катнаштылар. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр алма белән бәйле конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, тылсымлы алма булган әкиятләрне искә төшерделәр.

Чара ахырында барлык социаль хезмәт алучыларны тәмле алмалы пирог белән сыйладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International