Мамадышта балаларны яңа уку елына әзерлиләр

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Балачак унъеллыгы» дигән чаралар планын үтәү кысаларында, шулай ук «Өмет нуры» клубы кысаларында «Мәктәпкә әзер» дигән интеллектуаль викторина уздырганнар.

Чарада социаль хезмәт алучы гаиләләр катнашты. Әлеге чараның максаты булып балалар һәм ата-аналарда белемнәрне активлаштыру, дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү, танып-белү психик процессларын үстерү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International