Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ишетү һәм күрү сәләте бозылган гражданнар хокукларын яклау буенча түгәрәк өстәлдә катнашты. Чарада Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте президенты Станислав Иванов, «РТЮ» ААҖ генераль директорының өлкән киңәшчесе – идарәсе рәисе Максим Топилин, шулай ук Казан һәм Татарстан Республикасы отельләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте Президенты Станислав Иванов ишетү сәләте бозылган кешеләрне эшкә урнаштыру проблемасын күтәрде. Ул хәзерге вакытта Россиядә рус ишарә телен белгән квалификацияле белгечләр җитмәүгә игътибар итте.
«РТЮ» ААҖ генераль директорының өлкән киңәшчесе – идарәсе рәисе Максим Топилин билгеләп үткәнчә, компания БСҖ белән хезмәттәшлек итә. «Соңгы 10 ел эчендә бик күп эш эшләнде. Яңа институтлар, яңа инструментлар, «Уңайлы мохит» дәүләт программасы булдырылган. Үзара хезмәттәшлек төбәк дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла. Әмма шул ук вакытта өстәмә көч таләп итә торган кайбер мәсьәләләр кала. Бу – белем бирү һәм начар ишетүчеләрне эшкә урнаштыру», – дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар начар ишетүчеләр һәм саңгыраулар өчен реабилитация үзәкләре эшчәнлеге мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәлдән соң инвалидлар категориясенә керә торган гражданнар арасыннан персоналны сайлау буенча «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге һәм Казан һәм Татарстан Республикасы отельләре ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
«Реальное время» интернет-газетасы фотолары