2021 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомство карамагындагы психоневрологик интернатларында социаль хезмәт алучылар арасында «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале үткәрә. Конкурс-фестиваль Яңа Чүриле психоневрология интернатында узачак.
Конкурс-фестивальнең максаты – социаль хезмәтләр алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру.
Конкурс-фестиваль бурычлары:
- социаль хезмәт алучыларны актив эшчәнлеккә һәм аралашуга мотивацияләү;
- социаль хезмәтләр алучыларны әхлакый-эстетик тәрбияләү;
- социаль хезмәтләр алучыларның иҗади потенциалын үстерү һәм ачу;
- иҗат коллективлары җитәкчеләренең һөнәри осталыгын арттыру, аларның тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату.
Конкурс-фестивальдә медицина тикшерүен узган һәм сәламәтлек торышы буенча тиешле күрсәткечләре булмаган социаль хезмәт алучылар катнаша.
Конкурс-фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1) «Вокал»;
2) «Нәфис сүз»;
3) «Пародия».
Конкурс-фестивальдә катнашу өчен учреждение Республика ресурс үзәгенә 2021 елның 27 августына кадәр психоневрология интернаты җитәкчесе имзалаган гариза җибәрә.
Конкурс-фестивальдә катнашу өчен гаризалар түбәндәге ысуллар белән җибәрелергә мөмкин:
1. «Конкурс-фестиваль» тамгасы белән rrc.org@bk.ru электрон почта адресына;
2. Петербург ур., 40 йорт, Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, 420107 адресы буенча.
Конкурс-фестивальне үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне (843) 236-48-50 телефоны аша яисә 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 207 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.