«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту максаты белән 18 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Зверева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Ут белән уйнарга ярамый, без моны истә тотарга тиеш» дигән дәрес үткәрде.

Барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар да уен формасында узган дәрестә актив катнаштылар. Балалар уттан зыян күргән кечкенә Аюга шырпы белән уйнарга һәм учак яндырырга ярамавы турында сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну белән янгын куркынычын булдыра торган предметларны һәм янгынга китерергә мөмкин булган төрле хәлләр белән иллюстрацияләрне карадылар. Балалар Аю белән бергә «Игелекле һәм явыз ут», «Сикерәбез, кул чабабыз» уеннарында уйнадылар, «Шәм» этюдын үтәделәр һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International