Ютазы районыннан балалар һәм яшүсмерләрне спорт уеннарына җәлеп итәләр

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планын үтәү йөзеннән Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Объективта җәй» дигән уен уздырганнар.

Балалар «Мин булдырам!», «Мин өйдә!», «Буш урын» эстафетасында ярыштылар. Барлык балалар да актив катнаштылар һәм үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр. Уен күңелле үтте, балалар һәм ата-аналар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International