Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч йөкле әниләр белән «Тыныч әни – бәхетле бала» дигән темага дәрес уздырганнар. Чара аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм «Бишек» гаилә институтын ныгыту буенча программаны тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Эмоциональ халәтне тотрыкландыру һәм бала табу алдыннан куркуларны бетерү максатыннан йөкле хатыннарга «Әни, тыныч бул!» мини-лекциясен укыдылар. Шулай ук катнашучылар белән «Ассоциация» күнегүләре, «Чыганак» релаксациясе үткәрелде.