Балтач районы волонтерлары ялгыз тыл хезмәтчәненә ярдәм иттеләр

2021 елның 20 августы, җомга

19 нчы август көнне «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль эш буенча белгече Гүзәл Кәлимуллина һәм социаль педагог Олеся Хәмидуллина «Волонтер» үзәге волонтерларын тыл хезмәтчәне Илгизәр Җәләлиева белән очраштырдылар.

Балалар «Чиста ишегалды» акциясе кысаларында тыл хезмәтчәненә чәчәкләргә су сиптеләр. Волонтерлар ялгыз яшәүче Илгизәр Җәләлиевага еш киләләр. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкәннәр өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез. Балаларның игътибары һәм кайгыртуы өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен күтәрә, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, рухи көч бирә. Ә яшь буын изге гамәлләр кылырга өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International