19 нчы август көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алмалы спасы» дигән тематик чара узды.
Чара бәйрәм турында алып баручыларның кыскача тарихы белән башланып китте. Балалар борынгы вакытта өч спас бәйрәм итүләрен белделәр. Бу бик матур бәйрәмнәр. Алар балаларда игелекле тормышка омтылыш тәрбияләргә булышалар, халкыбызның мәдәниятенә кызыксыну уяталар. Балалар төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм ахырында балаларны тәмле алма белән сыйладылар.
Чүпрәленең «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Алмалы фрэш» дип исемләнгән уен программасы булып узды.
Чарада 18 бала катнашты. Тәрбиячеләр Емельянова А.В. һәм Чувашова А.В. балаларны әлеге бәйрәмнең традицияләре белән таныштырдылар. Аннары «Алма эстафеталары»на чират җитте. Балалар «Макталган алма», «Йөзүче алмалар», «Торна», «Кашыктагы алма», «Маңгайга маңгай» кебек конкурсларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм тәмле сый белән тәмамланды, аны «Кулинария көрәше» конкурсы барышында кызлар әзерләде. Балалар рәхәтләнеп җиләк-җимеш салаты һәм бәйрәмнең төп атрибуты – хуш исле алма белән сыйладылар.