Алексеевск районы балалары өчен һөнәри юнәлеш бирә торган дәрес оештырдылар

2021 елның 20 августы, җомга

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында урта һәм өлкән мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләрнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйсән Бочкарева белән очрашуын оештырдылар. Ул балаларны һөнәрләр дөньясы, хезмәт базарындагы вәзгыять, һөнәри белем бирү юнәлешләре белән таныштырды, хезмәт предметы буенча һөнәрләрнең төп төрләрен анализлады (кеше – кеше, кеше – табигать, кеше – техника, кеше – билгеле система, кеше – сәнгать образы) һәм хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында фикер алышты.

Аннан соң балалар белән төрле һөнәрләргә карата профориентация тестлары үткәрделәр. Балалар тестирование белән кызыксындылар, фикер алышуда актив катнаштылар, күп сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International