Түбән Кама балалары наркотикларга каршы акция уздырдылар

2021 елның 20 августы, җомга

Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү кысаларында 18 нче август көнне Г. Тукай исемендәге шәһәр паркында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә социаль хезмәт алучы 17 балигъ булмаган бала арасында «Наркотиклар – явызлык» дигән акция уздырганнар.

«Наркотиклар – явызлык» акциясен үткәрү өчен волонтерлар алдан ук тормышны символлаштыручы агач рәсеме төшерелгән плакат әзерләделәр. Белгеч һәм волонтерлар организмга наркотик матдәләрнең нинди зыян китерүе турында сөйләделәр, буклетлар тараттылар. Волонтерлар шулай ук акциягә кушылырга тәкъдим иттеләр: «Наркотикларга юк, ә тормыш – әйе! » лозунгы хакына агачка теләкләр язылган листовкалар ябыштырырга булыштылар.

Наркотикларга каршы акциядә катнашу нәтиҗәсендә волонтерлар үзләренең оештыру сәләтен күрсәтә алдылар, коммуникатив күнекмәләрен һәм таныш булмаган кешеләр белән уртак тел таба белү күнекмәләрен үстерделәр, шулай ук үз карашларын исбатлый һәм яклый белүләрен камилләштерделәр. Балигъ булмаган балалар акциягә бик теләп кушылдылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотиклардан баш тарту өчен чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International