«Ышаныч» үзәгендә тернәкләнүчеләргә гадәти булмаган музыкант килде

2021 елның 20 августы, җомга

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә музыкант Илдар Гыймадиев килде. Илдар үзенчәлекле музыкаль инструментларда: варганада һәм глюкофонда музыкаль әсәрләр башкарды. Ул әлеге борынгы музыка уен коралларының барлыкка килүе турында сөйләде.

Тамашадан соң мастер-класс булды, аның барышында балалар үзләре музыка коралларында уйнап карадылар. Иң актив катнашучыларга музыкант үзе ясаган варганнар бүләк итте. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, гадәти булмаган музыка уен кораллары балаларның игътибарын шулай җәлеп итте ки, хәтта алар кунакны җибәрергә теләмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International