«Ышаныч» үзәгендә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 20 августы, җомга

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан социаль хезмәт алучылар белән «Россия флагы – безнең горурлыгыбыз» дигән танып-белү әңгәмәсе уздырылган.

Аңлаешлы формада балаларга Россия флагы тарихы, Россия триколорының әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар Россиянең дәүләт символикасы белән таныштылар.

Әңгәмә ахырында аппликация ярдәмендә һәр социаль хезмәт алучы Россия флагы ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International