«Исток-Башлангыч» үзәгендә үз-үзеңә кул салуны кисәтү буенча чара узган

2021 елның 20 августы, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Рәсимә Вахитова 2 нче номерлы патрон участогында яшәүчеләр өчен «Үз үзеңә кул салу нәрсә ул?» чарасын уздырды. Чара өлкән яшьтәге халык арасында суицидларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

Җыелучылар игътибарына «Мин яшәргә теләмим» дигән видеоролик тәкъдим ителде, аны караганнан соң катнашучылар үсеп килүче буын арасында суицид проблемасы турында актив фикер алыштылар. Тормышны яратырга, һәр минутның кадерен белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр һәм бу хакта балалар белән сөйләшергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International