Алабуганың «Астра» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безгә җәй урман аланында нәрсә бүләк иткән» дигән күмәк иҗади эш оештырылган. Пластилин һәм төсле кәгазьдән балалар гөмбәләр, җиләк, күбәләкләр, чәчәкләр, агачлар һәм кояш рәсемнәре төшерелгән гадәти булмаган коллаж ясадылар.
Башкару барышында лепка һәм күләмле аппликация алымнары камилләштерелде. Арт-терапия мөмкинлекләре чикле балаларның эмоциональ торышына, үз-үзеңне бәяләүгә уңай йогынты ясады. Иҗади эшчәнлек нәтиҗәсендә кулларның вак моторикасында уңай динамика күзәтелә. Билгеле булганча, вак моториканы яхшырту интеллект һәм сөйләм үсешенә ярдәм итә.
Дәрес ахырында ата-аналар коллектив эшен югары бәяләде.