Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән нейрогимнастика буенча чираттагы дәрес узды.
Нейропсихологик күнегүләр хәтерне, сөйләмне, игътибарны үстерергә ярдәм итә, арыганлыкны киметә. Бу физик күнегүләр ярдәмендә баш миенең табигый механизмнарын активлаштыру методикасы, ул хәрәкәтләрне һәм уйларны берләштерә.
«Нейрогимнастиканың файдасы шик тудырмый. Нейрогимнастика ярдәмендә нейротропин эшләнә, бу гамәл кылмаган баш миенең участокларын активлаштыруга китерә», – дип ассызыклады шәфкать туташы Әлфия Вәлиева.