19 нчы август көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Чәчәк чүлмәге бизәү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – кул хезмәте белән кызыксынуны формалаштыру, чәчәк чүлмәкләрен бизәү ысулларын өйрәнү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 бала катнашты.
Очрашу башында белгеч балаларга интерьерны үз куллары белән ничек төрлеләндерергә мөмкин булуы турында сөйләде. Дәрестә катнашучылар белән эксклюзив чәчәк чүлмәкләрен ясап карарга булдылар. Белгеч җитештерү технологиясен аңлатты, мөһим моментларга игътибар итте. Һәр бала чәчәк чүлмәкләре алды һәм эшкә кереште. Барыннан да бигрәк балаларга декор ошады.
Бизәнү әйберләре өчен чуерташ, ракушкалар, төймәләр тәкъдим ителде. Шунысы кызык, һәр бала үзенең бизәнү ысулын сайлаган: кемдер «зигзаг» бизәген ясады, кемдер «түгәрәкләр» белән бизәде, кемдер бөтен өсне тулысынча каплады. Әзер чүлмәкләр матур, кызыклы, ә иң мөһиме функциональ килеп чыкты. Балалар чүлмәкләрне рәхәтләнеп әниләренә һәм әбиләренә бүләк итү өчен алып киттеләр.