Чираттагы эшсезләр төркеме Яшел Үзәндә укуларын тәмамлады

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

18 августта «1С:Предприятие» программасы буенча курслар тәмамланды. Эшсез гражданнар арасыннан 12 кеше квалификация имтиханын уңышлы тапшыру белән укулар узды. Эшсез гражданнар мондый мөмкинлекне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ярдәме белән алган.

Бер ай дәвамында курсны тыңлаучылар бухгалтерлык мәгълүматын автоматлаштырылган рәвештә эшкәртергә өйрәнделәр. Алынган күнекмәләр предприятиедә матди ресурслар белән идарә итүнең тагын да нәтиҗәлерәк эшенә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International