«Өмет Яры» үзәгендә начар гадәтләрне кисәтү буенча дәрес узган

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Поколение Z» программасын тормышка ашыру кысаларында «Сәламәт гаилә микроклиматының алкогольгә каршы тәрбия процессына йогынтысы мөһимлеге» дигән төркемле чара узган.

Чара Үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәре катнашында узды, ул гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә булган социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә уздырды.

Медицина хезмәткәре балалар һәм яшүсмерләр даирәсендә наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуның бөтен кешелек өчен глобаль проблемага әверелүенә игътибар итте. Балаларны наркотиклардан, алкогольдән һәм тәмәкедән саклап калу мөмкин түгел ярамый, әмма аларны аңлап баш тартырга өйрәтергә була. Социаль хезмәтләр алучылар тәмәке тартуның, алкоголь эчемлекләрен куллануның формалашмаган организмга тискәре йогынты ясавын, акрынлап аны җимерүен белделәр.

Шулай итеп, балалар сәламәт яшәү рәвеше файдасына сайлау ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International