Баулы районы волонтерлары ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге ханымга ярдәм иттеләр

2021 елның 24 августы, сишәмбе

19 нчы август көнне Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшь патриотлар» отряды волонтерлары белән берлектә ялгыз яшәүче тыл хезмәтчәне Җәләлетдинова Сәгдүнә Шакир кызына ярдәм күрсәткәннәр. Балалар йорт яны участогын чистарттылар, территориядә тәртип урнаштырдылар, түтәлләр утадылар.

Балаларның ярдәме Сәгъдүнә Шакир кызына кәефне күтәрде, күп көч бирде. Буыннарның үзара хезмәттәшлеге яшьләрдә мәрхәмәтлек һәм өлкән буынга карата рухи игътибар тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International