19 нчы август көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне уздырылды.
Чарада Россиянең көнкүреш химиясе һәм косметика продукциясе җитештерүче иң эре предприятиесе – Казан шәһәренең «Нәфис Косметикс» АҖ катнашты.
Эш бирүчеләр тарафыннан 12 вакансия тәкъдим ителгән иде (аппаратчы, төрүче, йөк төяүче, 1С операторы, икътисадчы, клиентлар сервисы операторы, җыештыручы, слесарь-ремонтчы, каравылчы, видеокүзәтү операторы, КАМАЗ автомобиль йөртүчесе).
Вакансияләр ярминкәсендә эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар катнашты. Чарага 34 кеше килгән иде.
Килүчеләр эш бирүчеләр белән әңгәмә узып, булган вакансияләр урынына үз кандидатураларын тәкъдим итү, эш бирүчеләр тәкъдим иткән буш эш урыннары турындагы мәгълүмат белән танышу, хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлегенә ия булдылар. 7 кеше эшкә урнашу өчен анкета тутырдылар.